Зәйдә сайлауларда гаиләләре белән катнашучылар бушлай төрле чараларга бара ала
Дәүләт Думасына сайлауларда гаиләләре белән катнашучылар махсус браслетлар белән бүләкләнә.
Бу исә республика күләмендә уздырылучы лотерея уенында катнашу мөмкинлеге бирә. Ә зәйлеләргә өстәмә рәвештә спорт, мәдәният учреждениеләренә килеп бушлай чараларда катнашырга, спорт белән шөгыльләнергә дә була.
Аерым алганда, шәһәрдәге ике бассейнда да 18 сентябрь көнендә кичке сәгать 6дан 9га кадәр, 19-20 сентябрьдә (шимбә һәм якшәмбе) иртәнге сәгать 8дән кичке 9га кадәр бушлай су керү мөмкинлеге тудырыла. Ә боз сараенда 18 – 19 сентябрьдә кичке 6дан 10га кадәр, 20 сентябрьдә көндезге 11дән кичке 9га кадәр тимераякта бушлай шуу мөмкин булачак.
Шәһәрнең “Космос” кинотеатры 20 сентябрьдә көндезге сәгать 11дә “Маша и медведь” (6+) гаилә фильмын бушлай тәкъдим итә. “Энергетик” Мәдәният сараенда 18 сентябрьдә кичке сәгать 4тә гаилә белән карау өчен мультфильм күрсәтелә.
Иске Зәйдәге туган як тарихын өйрәнү музее өч көн дәвамында (18,19,20 сентябрьдә) ачык ишекләр көннәре үткәрә. Әлеге учреждениеләргә гаилә белән сайлаган, махсус браслетлар алган кешеләр бушлай күрсәтелгән вакытларда керә ала.
| # | Наименование новости | Тональность | Информативность | Дата публикации |
|---|---|---|---|---|
| 1 | В Заинске избиратели с семьями смогут бесплатно посетить мероприятия Каждый, ... | 0 | 10.44 | 18-09-2026 |
| 2 | Голосуй и отдыхай! 🗳️🎟️ В дни выборной кампании в Заинском ... | 0 | 10.59 | 18-09-2026 |
| 3 | ⬇ ⬇ РАСПИСАНИЕ СЕАНСОВ: ⬇ ⬇ 〰〰 〰 〰 〰 ... | 0 | 14.27 | 31-08-2026 |
| 4 | ⬇ ⬇ РАСПИСАНИЕ СЕАНСОВ: ⬇ ⬇ 〰〰 〰 〰 〰 ... | 0 | 20.95 | 03-08-2026 |
| 5 | __________________________________________________ ➡ 17 августа (понедельник) 16:05 - "Последний богатырь. Колобок" ... | 0 | 18.59 | 17-08-2026 |
| 6 | Кинотеатр "Космос" приглашает 🎬 С 10 по 16 сентября на ... | 0 | 15.6 | 15-09-2026 |
| 7 | Кинотеатр "Космос" приглашает 🎬 С 3 по 9 сентября на ... | 0 | 15.6 | 07-09-2026 |
| 8 | Кинотеатр "Космос" приглашает 🎬 С 3 по 9 сентября на ... | 0 | 15.6 | 09-09-2026 |
| 9 | Кинотеатр "Космос" приглашает 🎬 С 3 по 9 сентября на ... | 0 | 15.6 | 03-09-2026 |